Шоңҡар
+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
21 Ғинуар 2021, 10:25

Беҙ - ғәйнә башҡорттары!

Ис киткеч чикләнгәнлеген, һ һәм ҫ хәрефләренә генә табынып, башкортның иң борынгы компонентларның берсе булган с хәрефен танымаска талпыну, «татарныкы» дип читкә тибәрү менә нәрсәгә китерде!

«Быуатка якын чорда татарча белем алган гәйнә башкортлары янында бер генә килүдән тел, рух, мәдәният, тарих биреп булмаганы һәр кемгә мәгълүм, әлбәттә. Моның өчен еллар буе эзмә-эзлекле эш алып барырга кирәк. Менә татар кардәшләр сымак. Аларның шундый эзмә-эзлекле булуына сокланам мин! Читтә әзме-купме генә милләттәшләре яшәсә дә, онытмыйлар бит алар. Ә без, башкортлар, үзебезнең тотыш ыруларыбызны читкә тибеп, килеп хәлләрен дә белми, рухыннан, тарихыннан, теленнән яздырдык. Ул гына да түгел, шул ыруларны тергезә башлаган кешеләргә күмәкләшеп каршы көрәшәбез,
култамгалар җыябыз. Хәзер шул агайлар аңласыннар иде, әле без Пермь өлкәсенә кемнәргә дип күз төбәп килдек — гәйнә ыруына түгелме? Гәйнәләрнең тарихын, гөреф-гадәтләрен, телен тергезергә дип килмәдекме? Шул ыруны тергезү түгелме? Ыруларыбыз яшәсә, халкыбыз да яшәр, дип инансак иде. Бетеп барган башкорт халкын башкача калайтып тергезмәк кирәк?
Ыруларга тел мәсьәләсе дә тыгыз бәйле...
Гәйнә ыруының теле безнең Башкортостандагы төньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнчыгыш башкортларныкына тартымырак. Ул татар теленә дә охшаган. Хәер, татар әдәби теле үзе бүгенге көндә көчле бәхәсләр тудыра...
...Казаннан килгән галим-филолог Д. Б. Рамазанова гәйнә ыруы башкортларының диалекты инкяр итә, татар теленең диалекты, дип атады.
— Башкорт теленең төп компонентлары — һ, ҫ хәрефләре— юк гәйнәләрдә! — дип төп дәлилен китереп куйды ул.
Диалектлы рәсмиләштерүгә каршы булган галимнарыбызга затлы сабак булды инде бу. Ис киткеч чикләнгәнлеген, һ һәм ҫ хәрефләренә генә табынып, башкортның иң борынгы компонентларның берсе булган с хәрефен танымаска талпыну, «татарныкы» дип читкә тибәрү менә нәрсәгә китерде! Башкортстанның төньяк-көнбатышында гына түгел, хәтта чит өлкәләрдәге җиргә җырларыбыздан да икенче милләт файдасына колак кагабыз түгелме? Башкорт халкының бөтен диалектларын берләштерү — башкорт халкын дөнья кимәлендә берләштерү икәнен кайчан аңларбыз икән?
Диалектка каршы булган татар галимнәрен һәм кайбер башкорт галимнәрен бер әйбер күрмәгәнгә салышып, башын комга тыккан страусларга окшатам. Бер күтәрелеп карасагызчы, үз халкын билгесез һәм танырга теләмәгән маңкортлар миллионнарны тәшкил итә бит хәзер!..
...Әгәр без үзебездәге төньяк-көнбатыш башкортлары диалектын танымый, татарча укытыгыз әйдә, дип Казанга үз кулларыбыз белән биреп куйсак, Пермь өлкәсендәге Башкортстан белән бер нинди мөнәсәбәт күрмәгән гәйнә башкортлары татар теле үзе килеп тапкан.
Бүген өлкәдә йөздән ашыу татар мәктәбе эшләп килә һәм бер башкорт мәктәбе дә юк. Әммә без татар кардәшләргә һич үпкәли алмыйбыз. Безнең ваемсызлыкка, таркаулыкка, маңкортлыкка, чикләнгәнлеккә тик үзебез генә гаеплебез».
Зайтуна Канзафаровна Ханова, 1993 ел.
#гәйнә_башкорт_булып_кал
Читайте нас: